ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Азнакай районының 12 декабрь яңалыкларын тыңларга

Хокукый культура елы кысаларында 7 декабрьдә Азнакайда сигез район катнашында мәгариф хезмәткәрләре профсоюз активының төбәк семинары узды.

Җәмгыятебезнең иң яман чирләреннән берсе – коррупция. Ришвәтчелек, әшнәлеккә ачуыбыз чыкса да, кайчакта үзебез дә сизми шул адымга барабыз. Коррупция нидән башлана? Аны ничек җәелдермәскә? Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Азнакай шәһәр прокуратурасы вәкилләре бу атнада мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар үткәрә.


9
декабрь, 2016 ел
җомга

Районыбыз агропредприятиеләрендә атна саен терлекчелек буенча семинарлар дәвам итә. Җомга көнне ул “Закирова Л.Ә.” крестьян-фермерлык хуҗалыгында булды.

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, гадәттәгечә, юбилярларны бүләкләүдән һәм узган җиде көндә булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады.


8
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

12 декабрь, дүшәмбе көнне, Азнакай шәһәр прокуратурасы бинасында (Азнакай шәһәре, Баһаветдинов урамы, 4а йорты) гомумроссия халыкны кабул итү көне уздырыла.


7
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Районыбызның юбилей елында, инвалидлар ункөнлеге барышында тагын бер истәлекле вакыйга булды: Азнакай шәһәрендә медик-социаль экспертиза хезмәтенең яңа бинасы ачылды.


6
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Азнакай районының 6 декабрь яңалыкларын тыңларга

Нәрсәдер ясау өчен хәзерге укучыларга балта-чүкеч тоттырам димә. Алар уй-хыялларын бөтенләй яңача – 3 D принтер ярдәмендә тормышка ашыралар. Прототиплаштыру һәм укучыларның техник үсеше буенча 4 нче лицейда узган республика семинарында катнашучылар да киләчәкнең яңа технологияләр кулында икәненә инандылар.

Исәп-хисапсыз сәяси гарасатлар кичергәндә, үз дәүләтебезне югалтып, ничә гасыр дәверендә хокуксызлыкта яшәгәндә дә, бөек Казан ханлыгының иң авыр чорларында, кыйммәтле китапларыбыз яндырылганда, зыялыларыбыз хаксызга корбан булганда да исән калып, буыннардан-буыннарга күчеп, бүгенге көнгә кадәр үзенең моңын, кыйммәтен югалтмаган халкым җырлары.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International