Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ел саен Бөтендөнья кыргый табигать фонды игълан иткән “Җир сәгате” акциясе үткәрә. Энергия ресурсларын саклау, экологияне яхшырту максатында оештырылучы бу мөһим чарага Азнакайның Яшьләр үзәге дә кушылып, барлык райондашларны акциядә катнашырга чакыра.
Азнакай районының 22 март яңалыкларын тыңларга
Менә инде берничә ел дәвамында ветеринарлар Азиянең көньяк-көнчыгыш илләрендә баш калкыткан кош гриппының әкренләп дөнья буйлап таралуы турында чаң кага. Аның безнең илдә дә Калининград, Мәскәү, Кострома, Воронеж, Самара һәм башка зур өлкәләрдә, шул исәптән безнең Татарстанда да очраклары теркәлде.
19 март көнне төнлә Мәсгут авылындагы шәхси йортта янгын чыга. Тәрәзәдән чыккан төтенне беренче булып күршедә яшәүче Илнур Мәйлүнов күреп ала.
18 мартта 10.00 сәгатьтә Азнакай шәһәре Мәдәният йорты мәйданында кышны озату, язны каршылау – Нәүрүз бәйрәме үткәрелә. Азнакайлыларны һәм кунакларны театральләштерелгән тамаша, эстрада йолдызлары – якташларыбыз Данир Сабиров, юмор остасы Фирүз Назиров, Татарстан халыклары Ассамблеясының таҗиклар оешмасы концерты, кызыклы уеннар, майлы ботка, кайнар чәй һәм 9.00 сәгатьтән Сөембикә урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе көтә.
Азнакай нефтьчеләре 24 нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән март ае барышында нефть табу һәм җитештерү үзәкләрендә янгынны алдан кисәтүче һәм каршы торучанлыгын белдерүче җиһазларны тикшереп үттеләр.Тикшерүләрнең максаты янгынны алдан кисәтүче һәм каршы торучан җиһазларның торышын, объект күрсәткечләрен, янгынга каршы торучан махсус җайланмаларны барлап чыгу иде. Әлеге тикшерүләр аерым игътибар таләп иткән нефть сыешлыклары торган җитештерү үзәкләрендә, нефть эшкәртү өчен махсус җайланмаларда һәлакәт булдырмау өчен бик тә мөһим. Янгынны алдан кисәтүче һәм каршы торучан җиһазлар хәзерге заманда бик тә мөһим чимал булып тора.
Азнакай районының 13 март яңалыкларын тыңларга
Азнакай районының 12 март яңалыкларын тыңларга
Безнең кадерле, ягымлы хатын-кызларыбыз! Сезне язның иң якты бәйрәмнәренең берсе – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм.
Казанда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» бәйгесенең финал өлеше узды.