Хәзер машинасыз кеше сирәк, бөтен кеше юлда, бөтен кеше каядыр ашыга... Юлдагы хәвефхәтәрләр саны да артканнан-арта бара. Иң аянычлысы – аларда балалар зыян күрә – имгәнә, һәлак була. Узган ел республика юлларында балалар катнашында 620 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 15 сабый вафат булып, 649ы төрле җәрәхәтләр алган. Районда балалар катнашында 4 бәхетсезлек очрагы теркәлде, 4 кеше зыян күрде.
Районыбызда спорт тормышының әз генә дә тынып торганы юк. Хоккей, көрәш, чаңгы... буенча ярышлар дисеңме! Узган ял көннәрендә исә спортчыларыбыз азнакайлыларны Сабантуй ипподромына җыйды. Биредә Азнакай муниципаль район башлыгы кубогына картинг буенча VI ачык кышкы ярышлар узды. Анда район спортчылары белән бергә Октябрьский, Бөре (Башкортстан Республикасы), Казан, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Урыссу, Сарман, Алабугадан 96 пилот катнашты.
Кайчандыр бу урында әфган сугышын кичкән егетләр үзләре куйган таш һәйкәл иде. Аннан соң аны пехота хәрби машинасы (БМП) алыштырды. “Кара лалә” реконструкцияләнеп, хәзер инде башка төсмер һәм исем алды: хәрби һәлакәтләрдә һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл. 15 февраль – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 28 еллыгын билгеләп үткән көнне, һәр елдагыча, биредә тантаналы митинг узды.
Азнакай районының 20 февраль яңалыкларын тыңларга
Театр сәнгате күгендә якты йолдыз булып янучы Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Әзһәр Шакиров һәм Нәҗибә Ихсанова белән азнакайлылар чын-чынлап горурлана. Аларның һәр кайтуы туган якларында зур бәйрәмгә әверелә.
Азнакай – Татарстанның сәнәгать тә, авыл хуҗалыгы да бертигез дәрәҗәдә үсеш алган төбәкләреннән берсе.
Азнакай районының 17 февраль яңалыкларын тыңларга
Кагыйдә бозучыларның саны елдан-ел арта бару һич тә тынычланырга урын калдырмый. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган зур штрафлар күләменә дә өйрәнеп бетте шикелле шоферлар. Мәсәлән, узган атнада гына да ЮХИДИ инспекторлары 168 кешене административ җаваплылыкка тарткан.
Азнакайдагы 7 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары арасында “2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеш стратегиясе” темасына парламент дәресе узды.
Азнакай районының 16 февраль яңалыкларын тыңларга