ЯҢАЛЫКЛАР


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бүгенге яшьләр халык җырларын, үзебезнең төбәктән чыккан талантларны беләме? Татар мәдәниятенә карашлары нинди? Төбәкне өйрәнү музеенда үткәрелгән «Татар моңы безнең йөрәкләрдә» дигән кичәдә укучылар белән бергәләп әнә шул сорауга җавап эзләдек.


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Азнакай районының 7 ноябрь яңалыкларын тыңларга

Табигатьнең шаяруларына күнегеп беттек бит инде без. “Кичә генә җәй иде, бүген инде кыш булган”, диярсең. Кичтән әле кар бөртекләре сирәк-мирәк кенә очса, иртән торуыбызга бөтен җир йөзен ап-ак калын кар юрганы каплап та куйган иде.

Авыл җирлекләрендә иҗтимагый тормышны тагын да җанландырып җибәрү максаты белән районыбыз җитәкчеләре, иҗтимагый оешмалар активистлары катнашында биләмәләргә чыгып “Түгәрәк өстәл”ләр оештырылуы хакында язган идек инде. Узган пәнҗешәмбедә авыллардагы җәмәгать активистлары белән мондый файдалы һәм эчкерсез сөйләшүләр Әгерҗе һәм Югары Стәрле мәдәният йортларында шул төбәк авыллары биләмә башлыклары һәм социаль, мәдәни, медицина, мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый лидерлар катнашында үтте. Аны район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин алып барды.

Синоптиклар ял көннәрендә һава торышының бозылуы, кар яву ихтималы булуы турында кисәтсәләр дә, һәрвакыттагыча, күпләр өчен кыш “кинәт” килде. Кышкы тәгәрмәчләргә күчмәгән шоферлар да терсәкләрен тешләрдәй булгандыр, чөнки юлларда хасил булган бозлавык күпсанлы аварияләргә китерде. Юллардагы хәвефсезлек дүшәмбе киңәшмәсендә каралган төп мәсьәләләрнең берсе булды.


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле азнакайлылар, районыбызда яшәүчеләр! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

 “Чатыр-Тау Арена” спорт комплексында республикабыз һәм районыбыз тарихында тирән эз калдырган күренекле шәхесебез Әнвәр Баһаветдиновның якты истәлегенә багышлап көрәш буенча республика турниры узды. Икенче елын уздырыла торган әлеге турнирда Азнакай, Мөслим, Актаныш, Ютазы, Чирмешән, Лениногорск, Әлмәт, Зәй, Баулыдан 92 яшь көрәшче бил алышты.

Район-шәһәр Мәдәният йортында “Татнефть” җәмгыяте структур бүлекчәләренең хор һәм вокаль коллективлары фестиваль-конкурсы узды.

Сыйныф җитәкчесен юкка гына «Икенче әни» дип йөртмиләр. Укучыларының кайгысы да, шатлыгы да алар йөрәге аша уза. Җилкәләренә өлгереш белән рәттән тәрбия һәм дәрестән соң бихисап эшләр йөкләнгән. Узган ел Азнакай мәгариф идарәсе әлеге өлкәдә республика күләмендә беренчелекне яулады һәм бу уңышларда, һичшиксез, сыйныф җитәкчеләренең өлеше зур. 25 октябрьдә Балалар иҗаты үзәгендә узган «Сыйныф җитәкчесе» көнендә алар алдына агымдагы уку елында да алдынгы позицияне тоту бурычы куелды.


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Азнакай районының 2 ноябрь яңалыкларын тыңларга


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International