Ана булу – үзе зур бәхет. Ә икенче баласын алып кайтучыларга дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм бу бәхетне матди яктан да тулыландырып куя. Азнакай Пенсия фонды идарәсендә тагын 7 гаиләгә тантаналы шартларда Ана сертификаты тапшырылды. Ел башыннан 313 әнигә сертификат бирелгән. Ә программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле аңа 4046 азнакайлы ия булган. Шуларның 3 меңнән артыгы инде файдаланылган.
Тарихның кара тапларын үз аклыгы белән юарга омтылгандай, иртәдән үк кар яуды, әйтерсең лә Азнакайда сәяси корбаннарга куелган һәйкәлнең яңартылганнан соң ачылу тантанасын Ходай да көтеп торган. Мәрмәр ташка уелган кан тамчысы бер гаепсезгә рәнҗетелгәннәрне уйлатып, йөрәкне сызландырып алды. “Ватаным, безне, гаепсез корбан булганнарны онытма...” дигән сүзләрне укып торган өлкәннәрнең күзләрендә яшь тамчылары...
5 ноябрь ш имбә к өнне 8 сәгать 30 минутта Азнакай шәһәренең “ Шифа” сәүдә үзәге һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булачак.
Безнең татар халкында атасына карап улын, әнисенә карап кызын бәяләргә кушкан әйтемнәр яши. Күрәсең, борынгы әби-бабайларыбыз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйткән бу сүзләрне. Казан укытучылар институтын тәмамлагач һөнәре буенча эшләп, аннары фин, Бөек Ватан сугышларында дошманнарга каршы көрәшләрдә катнашкан, Ватан сугышы ордены һәм башка бик күп бүләкләр иясе булган әтисе Заһит Зәйтүн өчен әнә шулай кылган батырлыклары, ипле холкы, тыныч тормыштагы тырыш хезмәте белән дә гомерлек өлге булып калган. 40 ел балаларга белем биргән әнисе Рәшидәнең дә тәрбияви йогынтысы аз булмагандыр, билгеле.
Елның һәр фасылы үзенчә матур. Көзнең алтынсу мәленә кергәч, бар дөнья төрле төсләргә урала. Әнә шул матурлыкны бала күңеле ничек күрә соң? Төбәкне өйрәнү музеенда укучылар арасында «Табигать могҗизалары» дигән кул эшләре күргәзмә-бәйгесе әлеге сорауга ачык җавап бирде.
Әлмәт шәһәрендә эшләүче яшьләр иҗатының “Безнең заман“ дип исемләнгән IV ачык республика телевизион фестивале зона смотрында Азнакайдан Миләүшә Зарифуллина татар кызлары биюен башкарып, беренче урынны яулады һәм 10-13 ноябрьдә Казанда Пирамида күңел ачу комплексында үтәчәк Гала-концертка чакыру алды.
Соңгы елларда районда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.
«Урлашсаң, кулың корый», – дип куркыталар иде безне кечкенә чакта әбиләр. Шуңа күрә кеше әйберенә тию түгел, урамда хуҗасыз ятканын иелеп алырга да шүрләтә иде. Хәзерге бала-чаганы борынгы ырым-шырымнар белән алдармын димә. Заманасы да башка шул. Супермаркетларга керсәң, иркен заллар буйлап йөргәндә товар күплегеннән күзләр камаша, күңелләр ымсына. Барысын тотып карарга була. Тегесе дә ошый, монысы да кызыктыра. Җитмәсә, каршыңда сатучы да басып тормый, ал та тык кесәңә теләгәнен! Алдана инде бала. Кайсысыдыр үзен супер-герой итеп тоясы, яшьтәшләре алдында масаясы килә, янәсе менә мин ничек булдыра алам! Әмма һәр кибеттә хәзер видеокүзәтү урнаштырылган һәм мине беркем дә күрми дип уйлаучылар бик нык ялгышалар.
Шәһәребез ветераннары арасында шахмат ярышлары еш уздырыла. Күптән түгел Мәдәният йортында алар тагын көч сынашырга җыелды.