ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Бөек җинүнең 70 еллыгына әзерлеккә багышланган чираттагы киңәшмәдә “Татарстан республикасының тыл геройлары” Хәтер китабына әзерләнүче рай­ондашлар исемлеген туплау барышы мәсьәләсе каралды.
    Әни булу – зур бәхет һәм байлык ул. Гаиләдә бер-ике бала гына булу модасы артта калды. Әллә хөкүмәтнең ярдәмен тоеп, әллә гаилә кыйммәтләренең асылын аңлап, яшьләр хәзер өчәр, дүртәр һәм аннан күбрәк бала алып кайталар.
    Һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен бәйрәм итәбез.

21
ноябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
    Бүгенге тормышы­бызны телевидениедән башка күзаллау мөмкин түгел. Ул күпчелек кеше өчен төп мәгълүмат чыганакларының берсе булып тора.
   Янгын куркынычсызлыгы һәм янгыннарда кешеләрнең һәлак булуына юл куймау, беренчел янгын куркынычсызлыгы чараларын тормышка ашыру максатыннан, “2011 -2013 елларда Азнакай муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы” программасы булдырылды.
   Тымытык авылыннан ветераннар һәм урта буын вәкилләреннән торган делегация Әлмәт районының Колшәрип авылы­на очрашуга барды. Колшәриплеләр без­не бик җылы каршы алды.
    Азнакай шәһәренең 13 нче «Миләшкәй» балалар бакчасында узган зона семинарында татар теле укыту буенча тәрбиячеләр яңача белем бирү эшчәнлеген оештыру хакында фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар.

20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Депутатлар халык­ны кабул итә

2014 елдан мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре, гомуми белемнең беренче баскычы булып торачак. Статус үзгәрү белән беррәттән, балалар бакчаларына түләү шартлары да үзгәреш кичерә.

    Сәламәт яшәү рәвеше буенча авыл мәдәният йортлары һәм клублары коллективлары арасында барган район конкурсына йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International