ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Җирле радиодан һава тревогасы турында ишеткәч, Азнакай халкы, бигрәк тә авыл кешеләре арасында бермәлгә аптырап-куркып калучылар да булды. Дөньялар тыныч түгел бит, нәрсә булмас! Шөкер, бу һич тә андый куркыныч түгел, гражданлык оборонасы буенча штаб күнегүләре иде. Ул районда 23-25 гыйнварда узды.


1
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан, февраль аенда билгеләп үтеләчәк чаралар белән таныштырудан башлады.

2 февральдә район Советының утырышлар залында (Ленин ур., 22) район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышы уздырыла. Башлана 14.00 сәгатьтә.


31
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Азнакай районының 31 гыйнварь яңалыкларын тыңларга

Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Аның чираттагысы чәршәмбе көнне Курай Елга, Банки Сукаеш, Түбән Сукаеш авылларын берләштергән җирлек үзәге – Зур Сукаешта узды.

Ул үзе бер аерым дөнья кебек. Ишегеннән керүгә үк сине ниндидер бер тынычлык, рәхәт халәт биләп ала. Биредә эшләүчеләрнең ихласлыгы, тырышлыгы тудыра бу мохитне.


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Азнакай районының 30 гыйнварь яңалыкларын тыңларга


28
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

       Шушы көннәрдә Азнакай халкын “Шәрыкъ” сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә җыелып торган янгын сүнлерү техникалары, беренче ярдәм күрсәтү машиналары, тәртип саклау һәм башка җәмгыять куркынычсызлыгын саклаучы хезмәт ияләре җыелып тору шаккаттырды.


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

       Николай Николаевичны очратуым 2-нче нефть һәм газ чыгару цехы урынбасары Нәфис Вильданов белән беррәттән цехны тикшерү форсатыннан очраклы рәвештә килеп чыкты. Цех җитәкчесенең эше тыгыз булганлыктан Нәфис Әзгамович бу бурычны үзенең мастеры Сучковка “Көндәлек эш тәртибе белән  алга атлап скважиналарның янгын куркынычсызлыгын карап чыгыгыз” – дип чыгарып җибәрде.


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

26 гыйнвар көнне Азнакай шәһәрендә район буенча өйрәнү-күнекмәләр уздырылды. Әнә шундыйларның берсе “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе,нефть әзерләү һәм кудыру цехында урнашкан нефть әзерләү өчен махсус җайланмада,Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан республикасы баш идарә җитәкчесе урынбасары  Ирек Кадамов  күзәтчелегендә үтте. Төгәллекне тикшереп торучы күзәтчелек астында  нефтьчеләр һәм янгын сүндерүчеләр  янгынны сүндерү һәм янгыннан сон коткару алымнары белән шартлау һәм утка дучар булган объектка ярдәм итәргә керештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International