Һәр елны мәркәзебез Казанда дөньяның төрле төбәкләрендә яшәүче татар хатын-кызлары җыены үткәрелә. Быел ул 13-15 апрель көннәренә тәгаенләнде.
Азнакай районының 03 февраль яңалыкларын тыңларга
Иртәгә 9.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында Коръән уку буенча республика бәйгесе уздырыла. Анда Татарстанның барлык районшәһәрләреннән ир-атлар үз осталыкларын күрсәтәчәк.
Очрашу зур концерт программасы белән башланып китте. Авыл депутаты Марат Мозаффаров үзенең иҗат төркеме белән дәртле җырларын бүләк итте. Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева авыл җирлегендә узган елда эшләнгән эшләргә хисап тотты.
Чубар Абдул авылы җирлеге һәм “Тукай” хуҗалыгының хисап җыелышы тыныч, җитәкчелек белән үзара фикер алышу шартларында үтте.
“Татнефть” ААҖнең “Рухият” рухи яңарыш фонды иҗат елын Азнакай җирендә башлап җибәрде. “Сандугач сайрар илем” балалар иҗаты фестиваленең “Вокал-соло” буенча йомгаклау туры 24-25 гыйнварда шәһәребезнең «Каенкай» ял базасында узды. Анда нефть төбәгендәге егерме районнан 86 конкурсант чыгыш ясады.
Кичә иртә белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендә 5нче гомумбелем бирү мәктәбендә шәһәрнең башкарма власте, хокук саклау органнары, гражданнар оборонасы, районның көнкүрешен (газ, электр, җылылык, торак-коммуналь, янгын сүндерү, медицина, мәгариф һ.б.) тәэмин итүче хезмәтләр белән гадәттән тыш хәлләргә әзерлек мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды һәм шуннан соң ук ул гамәли чаралар аша да яктыртылды.
Җирле радиодан һава тревогасы турында ишеткәч, Азнакай халкы, бигрәк тә авыл кешеләре арасында бермәлгә аптырап-куркып калучылар да булды. Дөньялар тыныч түгел бит, нәрсә булмас! Шөкер, бу һич тә андый куркыныч түгел, гражданлык оборонасы буенча штаб күнегүләре иде. Ул районда 23-25 гыйнварда узды.
Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан, февраль аенда билгеләп үтеләчәк чаралар белән таныштырудан башлады.
2 февральдә район Советының утырышлар залында (Ленин ур., 22) район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышы уздырыла. Башлана 14.00 сәгатьтә.