Тормыш булгач, һәркем ниндидер проблема белән очрашмый калмый. Кайсысын үзең дә хәл итәсең, кайсысына район җитәкчелеге, җирле депутатлар ярдәме кирәк. Әмма республика, ил югарылыгында гына чишәрлекләре дә була.
Азнакай районының 28 декабрь яңалыкларын тыңларга
Яңа ел бәйрәме алдыннан һәркем могҗизалар, кызыклы маҗаралар көтә. Азнакай гимназиясендә узган бал нәкъ менә шундый әкияти сихри һәм могҗизалы булды.
Яшь белгечләр җитмәү – аграр тармакта актуаль проблемаларның берсе. Ә менә “Марс” ҖЧҖндә шушы авылда туып-үскән япь-яшь белгечләр җир җимертеп эшләп ята. Күрсәткечләре дә яхшы: бер сыердан көнгә 15әр литр сөт савалар, терлекләрнең баш саны артканнан-арта бара. Хезмәт хаклары вакытында бирелеп, эш шартлары яхшы булгач, яшьләр нигә авылда калмасын икән? Хуҗалык яшьләрне торак белән тәэмин итү, яшәү шартларын яхшыртуда да ярдәм күрсәтә. Авылда соңгы елларда гына да өч яшь гаилә төзелгән, сабыйлар якты дөньяга аваз салган.
Яңа елны каршыларга әзерлек барган бу көннәрдә “Ак калфак”ның район оешмасы ханым-туташлары илебезнең төрле почмакларында хәрби хезмәт үтүче егетләребезне районның бөтен аналары исеменнән якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, 98 солдатка хат язып салдылар.
“Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” рухи яңарыш фонды төбәгебездә яшәп иҗат итүче талантлы ул-кызларын барлап, аларның иҗат җимешләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә зур эш башкара.
Кытай белән икътисади элемтәләр соңгы елларда аеруча ныгыды. Бу исә аның теле белән кызыксынуны да арттырды. Казан мәктәпләрендә кытай грамматикасы берничә ел дәвамында укытыла инде. Ә район җирлекләрендә кадрлар мәсьәләсе белән хәл катлаулырак. Әмма азнакайлылар бу яктан бәхетле – муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы буенча гимназия базасында факультатив дәресләр оештырылды.
Әйе, югары даирә чиновникка биреләме ул, табибкамы, нотариускамы, вуз укытучысынамы – ришвәтнең йөзе бөтен өлкәдә дә бер: җәмгыятьне җимерүче. Яшьләр үзәгендә бүгенге көннең актуаль темасына багышланган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә әнә шул хакыйкать ассызыкланды.
“Бердәм Россия” сәяси партиясе Азнакай җирле бүлекчәсенең XХII хисап-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә җирле сәяси совет һәм контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары, башлангыч оешма делегатлары, региональ сәяси совет секретаре урынбасары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев катнашты.
Азнакай районының 21 декабрь яңалыкларын тыңларга