ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
    Соңгы вакытта сәгать тирәсендә, ягъни мәсәлән, аны җәйге ва­кыттагыча тотумы, кышкысына күчү яхшыракмы булуы турында бәхәсләр куерганнан куера. Мәгълүм булганча, бу күчешне Олимпиада белән дә бәйлиләр. Ягъни Европа илләре белән Россия арасындагы өч сәгатьлек вакыт аермасы чит ил тама­шачысына уеннарны күзәтеп барырга комачау итәчәк икән. Ә менә азнакай­лылар кышкы вакытка күчүгә ничек карый? Шул хакта фикерләр белән кызыксынып шәһәрдәшләребезгә мөрәҗәгать иттек.

22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган тради­цион атналык киңәшмәсендә торак коммуналь хуҗалыгы актуаль проблемалары күтәрелде.
 Азнакай шәһәр Советы депута­ты, Азнакай район электр элемтә үзәге начальнигы Галимов Таһир Мөнир улы халыкны кабул итә.
    Әлкәй – Азнакай му­ниципаль районында авыл хуҗалыгының барлык төр җитештерү тармаклары да фер­мерлар карамагына күчкән бердәнбер авыл җирлеге. Узган атна азагында анда җирлекнең еллык хи­сап җыелышы булды.

21
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
       Мәдәният йортының тамаша залында, кем әйтмешли, алма төшәрлек тә урын юк. Шулай булмый ни, сәхнәдә үзебезнең артистлар ич. 20нче сезонын театры­быз Ф.Садриевның “Җәмиләнең җенләнүе” комедиясе белән башлап җибәрде.
    Шөкер, Азнакай районында үрнәк булырдай тату гаиләләр күп. Мәнәвез бистәсендә гомер итүче Миләүшә һәм Габделхәй Юны­совлар – шундыйларның берсе.
 ТР буенча Тикшерү идарәсенең Азнакай рай­онара тикшерү бүлеге халыкны ка­бул итә.

20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
      Халыкта андыйлар турында сокланып: “Кулы белән төймә генә төйми инде”, – дип өстәргә дә онытмыйлар. Белмәгән, җиренә җиткермәгән бер генә эше дә юктыр “Татбурсервис” җәмгыятенең Азнакай участо­гы аккумуляторчысы Мулла­нур Кәримовның.
Һәлакәтләрнең иң күбесе машина йөртүчеләр тарафыннан тизлек режимын тупас бозу аркасында килеп чык­кан – 19 юл-транспорт ва­кыйгасында 6 кеше үлгән, 25 е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Юлларда кеше гоме­ре өзелүнең икенче бер җитди алшарты – авто­мобиль йөртүчеләрнең каршы як юл тасмасына чыгуы.
     Яңа елны чыршыдан башка күз алдына да китереп булмый. Бәйрәм якынлашканда һәрберебез йорт-фатирларыбызга хуш исләрен бөркеп торган чыршы юнәтү белән мәшгуль була. Бизәлгән, купшы чыршы балалар өчен генә түгел, олы­лар өчен дә зур могҗиза булып тора. Ләкин яңа еллар үткәннән соң урман сылукаеның беркемгә дә кирәге калмый: аннан тизрәк котылу ягын карап, чыгарып ташлыйбыз. Шәһәр кварталларындагы юл буйларын­да, чүплек савытлары кырында аунап яткан агачлар бигрәк кызганыч тоела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International