ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
     “Россиядә –эш” мәгълүмати порталда яңа төр сервис ачылды. “Вакансияләр эзләүченең шәхси кабинеты” дип атала ул. Биредә порталдан файдаланучы һәркем билгеләнгән тәртиптә яисә ирекле формада үзе турында мәгълүмат (резюме) урнаштыра ала.
    2014 елның 1 гыйнварына мәшгульлек үзәгендә теркәлгән эшсезләр саны 386 кеше тәшкил итте. 2013 ел башы белән чагыштырганда эшсезләр саны 2,1 тапкырга кимегән.

14
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе
     Районыбызның тыл ветераны, ире Бөек Ватан сугышында һәлак булган Сара Миргарифанованы йөз яшь ту­луы белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма коми­теты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллин кот­ладылар. Алар тапшырган бихисап бүләкләр арасында Россия Һәи Та­тарстан Президентларының да кот­лау хатлары бар.
      Яңа елга аяк баскан бу көннәр Азнакайда яшәүче Гөлүсә һәм Әдип Шәрәфиевләр  өчен аеруча истәлекле: алар үзләренең гаилә бәйрәмен – алтын туйларын билгеләп үтәләр.
    Районда, бигрәк тә шәһәрдә, Расих Әхәт улы Шәкүровның үзен, бер дә булмаса исемен белмәгән бер генә кеше дә юктыр, мөгаен. Чөнки аның дүрт дистә елга якын сузылган хезмәт биографиясе, тулысынча диярлек, азнакайлыларның тормыш-көнкүреш мәнфәгатьләрен кайгырту белән бәйле.
    Узган елның 30 декабрендә Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин каләм әһелләре белән очрашып, «Маяк» газетасы, җирле һәм ре­спублика радио-телевидение журналистларының барлык со­рауларына да җавап бирде, узган елга нәтиҗә ясады, җәмгыять, райондагы төп проблемаларга карата фикерен белдерде.
    Шушы көннәрдә чаңгы базасында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы узды.

13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Азнакай район балалар китапханәсе “Китапханә эше” номинациясе буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын отты.
“Кәримов Ф.Р.” КФХ базасында авыл хуҗалыгы предприятияләре җитәкчеләре катнашында терлекчелек продукциясе җитештерүдә еллык эш йомгаклары буенча район киңәшмәсе булды.
Халыкка район җитәкчелеге сәламәт тормыш алып бару үрнәген һәрдаим күрсәтә килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International