ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Азнаканың яшь спортчылары яңа җиңүләр яулады

Яңа ел фейерверклары Азнакайда тыелырга мөмкин

Актүбәдә ярты гасырдан артык эшләүче, бистә халкының яратып йөри торган урынына әверелгән гомуми мунчаның төзелгәннән бирле җүнле-башлы ремонт күргәне юк иде.

Ниһаять, быел биредә күптән көтелгән капиталь ремонт үткәрелде – бина заманча төс алды, эчендәге сантехника җиһазлары тулысынча алыштырылды.

Яңартылган мунчаны ачу тантанасы шушы атна азагында булачак.


10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
Балалар – юл хәрәкәтендә катнашучыларның яклауга иң мохтаҗлары. Үз-үзен саклау инстинкты аларда әле җитәрлек дәрәҗәдә түгел. Алар юл һәлакәтенә эләгәләр икән, монда, һичшиксез, өлкәннәр гаепле. Һәлакәт очракларыннан күренгәнчә, машинада­гы балалар өлкәннәргә караганда зыян­ны ныграк ала.
Үз вакытында аның турында зур күләмле дистәләгән очерк, зарисовка язылды, кинохроника төшерелде, радио-телевидение махсус тапшырулар әзерләде, китаплар басылып чыкты. Ике-өч дистә еллар элек илдә аны белмәгән, яисә исемен ишетмәгән бер генә нефтьче-буровик та булмагандыр, мөгаен. Тик еллар уза, заманалар үзгәрә бара. Аренага яңа көчләр, яңа кумирлар килә.

6
декабрь, 2013 ел
җомга
       Сукаешлылар быел да сәнгатьтә сынатмады: район авыл мәдәният йортлары арасында узган сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча бәйгедә гран-прига, театрлар арасында конкурста – беренче урынга, Манюров исемендәге бию конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
Инвалидлар декадасы уңаеннан шәһәребездә күп чаралар үткәрелә. Аларның барысы да физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне яклауга юнәлдерелгән.
Без мәрхәмәтлерәк була барабыз. Язмыш сынауларына дучар булганнарга ярдәм кулы сузучылар, башкалар кайгысын үзенең йөрәге аша уздыручылар артканнан-арта.
Азнакайның 8 нче мәктәбе базасында 3 нче «Айсылу» балалар бакчасының өстәмә дүрт төркеме ачылды.
Казанның “Пирамида” күңел ачу үзәгендә 29 ноябрьдә узган республика күләм “Нечкәбил” конкурсында Азнакайдан Фирая Юнысова «Иң җаваплы «Нечкәбил» титулына ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International