ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2013 ел
җомга
Быел кышның беренче көннәре җәяүле буран һәм туктаусыз җепшек кар явып тору сәбәпле, юлда йөрүчеләргә һәм шулай ук юл чистартучыларга авырлыклар тудырды.
    Азнакайның «Юбилейный» микрорайонында яңа мәчетнең беренче нигез ташын салу тантанасы узды. Чарада район, оешма-предприятие җитәкчеләре, мөселманнар катнашты.

5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
    Инвалидлар декадасы уңаеннан 2 декабрьдә мәдәният йортында эстрада йолдызлары катнашында “Йөрәктән-йөрәккә” исемле хәйрия концерты бул­ды.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең унике еллыгы уңаеннан җирле бүлекләрдә барлык дәрәҗәдәге депутатлар катнашын­да гражданнарны кабул итү оешты­рылды.
         Өч югарылыктагы – РФ Дәүләт Думасы, ТР Дәүләт Советы, җирле депутатларның район акти­вы һәм җәмәгатьчелек кат­нашында узган җыелышта 2014 елга районның үсеш перспективалары һәм стратегияләре билгеләнде.
   2013 елның 9 декабрендә 14.00 сәгатьтә Азнакай район Советының утырышлар залында (Ленин ур., 22) район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы уза.
Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда “Чигү чигәм асыл җепләр белән” исемле кичә узды.
Яңа ел бәйрәменә шәһәребездә Мәнәвез, Яңа юл, Тукай, яңа көнчыгыш микрорайоннарында, Татарстан, Мәдәният йорты мәйданнарында, Яшәләр паркында – барлыгы җиде чыршы куела­чак.

4
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
    Бу дөньяда тиңе булма­ган, беркемне дә битараф калдырмый торган һәм барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм бар. Ул – Әниләр көне. Бу фани дөньяда ана һәм бала арасында­гы мөнәсәбәтләрдән дә җылырак, ныграк, шул ук вакытта аннан да нечкәрәк хисләр юктыр, мөгаен.
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, узган айда булган мөһим эш-чараларны анализлау­дан, тәбрикләүдән башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International